news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Самарадагы «Яктылык» татар мәктәбе 25 еллыгын бәйрәм итә

Самарадагы «Яктылык» татар мәктәбе 25 еллыгын бәйрәм итә
https://tatar-congress.org/

Самарадагы «Яктылык» мәктәбе быел 25 еллыгын бәйрәм итә. Бөтендөнья татар конгрессының Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илгиз Халиков мәктәпкә Татарстан Президентының бүләген – 1 миллион сум акча тапшырды.  Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итте.

16 майда «Яктылык» мәктәбе юбилее уңаеннан бик күп кунакларны каршы алды. Илгиз Халиков укучыларны һәм мөгаллимнәрне Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев исеменнән сәламләде һәм котлау сүзләрен җиткерде.

Тантаналы чарада Татарстан мәгариф министрлыгыннан да вәкилләр катнаша. Кунакларны мәктәпнең эшчәнлеге, биредә оештырылган музее белән таныштырдылар. Балаларның иҗат җимешләреннән күргәзмә дә оештырылган. Бәйрәмгә килүчеләр укучылар иҗатыннан төзелгән концерт программасын да карады.

«Мәктәп өлкәдә генә түгел, тирә-юнь төбәкләрдә дә танылган. Биредә хәзерге вакытта 650 бала белем ала. Алар татар теле дәресләрендә туган телен өйрәнә, гореф-гадәтләребез, йолаларыбызны күңеленә сеңдерә. Милли бәйрәмнәребез оештырыла. Уку йортында ансамбльләр төзеп, балаларга милли моңнарыбызны, биюләребезне өйрәтәләр. Егетләр татарча көрәш алымнарын үзләштерә», диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100