news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Самарадагы «Яктылык» мәктәбе очрашу кичәсенә чакыра

7 февральдә Самараның «Яктылык» мәктәбенең актлар залында «Очрашу кичәсе» узачак. Бу хакта «Самар татарлары» сайты хәбәр итә.

«Күпме еллар узса да, туган мәктәп — һәрвакыт күңелебездә иң якын һәм кадерле урын булып кала. Нәкъ менә биредә безнең дуслыгыбыз башланды, тәүге тапкыр беренче кыңгырау яңгырады, беренче хыялларыбыз туды, күпме онытылмас истәлекләр калды. Бу очрашу — таныш коридорлар буйлап тагын бер кат йөреп чыгу, яраткан укытучыларбызны кабат күрү, сабакташлар белән күрешү һәм мәктәп елларын искә төшерү өчен искиткеч мөмкинлек», – дип белдерә кичәне оештыручылар.

«Әйдәгез, бергәләп балачакка кайтыйк, яңалыклар белән уртаклашыйк, мәктәп елларындагы күңелле вакыйгаларны искә алып көлик, мәктәп фотоларын карап утырыйк һәм җылы, күңелле мохиттә рәхәтләнеп аралашыйк», – ди алар.

Кайда гына булсагыз да, күпме вакыт узса да — туган мәктәбебезнең ишекләре сезнең өчен һәрвакыт ачык, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot