news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Самарадагы Тарихи мәчеттә музей ачылачак

Самарадагы Тарихи мәчеттә музей ачылачак
Фото: "Бердәмлек" газетасы, https://vk.com/club22598970

Самара өлкәсенең «Бердәмлек» газетасында Шамил Галимовның «Тарихи мәчеттә музей ачылачак» дигән язмасы чыкты.

Шәһәр мөселманнарының XIX-XX гасырларга караган көнкүреш әйберләрен күрергә теләсәгез…

Самараның Алексей Толстой урамындагы Тарихи мәчетендә ремонт һәм үзгәртеп кору эшләре тәмамланганнан бирле биредә намаз укулар һәм дини чаралар белән беррәттән иҗтимагый тормыш та кайный.

Заман таләпләренә туры китереп эшләнгән ислам архитектурасының үзенчәлекле гүзәллеген күрергә, Самара мөселманнарының хәзерге тормышы һәм тарихы белән танышырга теләүчеләр бик күп, атна саен диярлек экскурсияләр уздырылып тора. Туристларның оешкан төркемнәре генә дә узган елда 150гә җиткән.

Ә тиздән Тарихи мәчетебез бу эшне яңа дәрәҗәгә күтәрә алачак — биредә музей ачарга җыеналар. Анда шәһәр мөселманнарының XIX — XX гасырларга караган төрле көнкүреш әйберләрен күрергә мөмкин булачак. Әлегә биредә җыелган предметларны системалаштыру, классификацияләү һәм реставрацияләү эшләре тәмамланып килә.

Музей оештыру белән шөгыльләнүче эш төркеменең чираттагы утырышы 15 гыйнварда узды. Бу җыелышта экспонатларны урнаштыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Сембер фабриканты, Самара шәһәренең элеккеге Казан, ә хәзерге Алексей Толстой урамындагы мәчет төзелешенең баш меценаты булган Тимербулат Акчуринның эш өстәле бу музейның иң уникаль әйберләре арасында. Аны мәчет Советы рәисе Госман хаҗи Илингин Ульяновск өлкәсенең Барыш район үзәгеннән алып кайткан. Акчуриннар гаиләсенең төп предприятиеләре революциягә кадәрге чорда шунда урнашкан булган бит. Шулай ук булачак музей фондында XVIII гасыр самавырлары, бакыр комганнар, Алтын Урда чоры тәңкәләре һәм башка бик күп борынгы әйберләр бар.

Музейда артефактлар шулкадәр күп җыелган ки, хәтта, мәчет җитәкчеләре фикеренчә, беренче экспозициягә барысы да кермәячәк. Шуңа күрә Самара мөселманнары тормышының бөтен палитрасын да күрергә теләүчеләр өчен экспонатлар вакыт-вакыт яңартылып торачак.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, мәчетне реконструкцияләгәндә һәм файдалы мәйданын киңәйткәндә үк шушы музей өчен урын планлаштырылган — беренче катның көньяк өлешендә иң кояшлы махсус бүлмә калдырылган.

Подрядчы фирма февральгә кадәр музей шкафларын, стеллажларын һәм витриналарын эшләп бетерәчәк һәм музей экспонатларын урнаштыра башларга мөмкин булачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100