news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Самарадагы Сәләй Вагыйзов музеена яңа җиһазлар сатып алдылар

Самарадагы Сәләй Вагыйзов музеена яңа җиһазлар сатып алдылар
Фото: Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте

Самара өлкәсенең Татар Байтуганы авылында Камышлы районында туып үскән күренекле шәхес — танылган галим, мөгаллим Сәләй Вагыйзов истәлеге кадерләп саклана. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Сәләй Вагыйзов музее — экспонатлар тупланмасы гына түгел. Биредә яшь буын танылган якташының тормышы һәм эшчәнлеге белән таныша, туган якның мәдәни мирасын өйрәнә һәм үткәннәр белән бәйләнешне саклый ала.

Бу көннәрдә музейга кирәкле җиһазлар сатып алуда ярдәм күрсәттеләр. Проектка «Газпром трансгаз Самара» ҖЧҖ һәм Самара губернасы Думасы депутаты Владимир Субботин теләктәшлек итте.

Бу ярдәм нәтиҗәсендә музейда экспонатлар саклау, экскурсияләр, очрашулар һәм мәдәни-агарту чаралары үткәрү өчен уңайлырак һәм оешканрак киңлек булдырылды.

Бүгенге көндә музей үзенең мөһим эшен дәвам итә. Сәләй Вагыйзов турындагы истәлекне саклый һәм яңа буыннарга Камышлы җиренең тарихы, мәдәнияте, горурланырлык кешеләре турында сөйли.

Мондый игелекле гамәлләр аеруча кыйммәткә ия. Музейларга ярдәм итү һәм тарихи мирасны саклау — үсеп килүче буынны тәрбияләүгә, тарихи хәтерне саклауга кертелгән зур өлеш, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot