news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Самарада җырчы, укытучы Альбина Мәхмүтова истәлегенә концерт булды

10 февральдә Самара шәһәренең Мехзавод бистәсендәге «Октябрь» мәдәният йортында «Ялкынлы яшьлек» җыр, бию һәм шигърият татар халык ансамбле җырчы, укытучы Альбина Мәхмүтова истәлегенә багышланган программа белән чыгыш ясады. Бу хакта «Самар татарлары» сайты хәбәр итә.

«Альбина Мәхмүтова истәлегенә багышланган концерт мин «Ялкынлы яшьлек» ансамблендә чыгыш ясаган һәм шөгыльләнгән елларны хәтердә яңартты. Әлфия Гыйниятуллина җитәкчелегендәге балалар вокаль төркеменнән башлап мин ялгыз һәм квартет составында җырлаган студент чоры – ансамбльгә багышланган онытылмас вакытлар», - дип искә алды Фирүзә Миңнәхмәтова.

«Альбина ансамбльгә педагогика көллияте музыка бүлегенең беренче курсында укыганда килде, мин бу вакытта көллиятне тәмамлаган идем инде. Безнең меццо сопрано концерттагы халык вокаль номерларына ямь өстәде. Шул вакыттан дуслыгыбыз да башланды: ансамбль, «Зыялы яшьләр» клубы, аннары чиратлап Казанда узган «Ягымлы яз» бәйгесенә бардык һәм анда уңышлы чыгыш ясадык. Күңелле вакытлар иде! Талантлы җырчы, укытучы һәм эчкерсез кеше – Альбина Мәхмүтованың рухы шат булсын...» – диде ул.

news_right_1
news_right_2
news_bot