news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Самарада «Җылы әкиятләр» җыентыгына татар халык әкиятен керткәннәр

Самарада «Җылы әкиятләр» җыентыгына татар халык әкиятен керткәннәр
Фото: "Бердәмлек" газетасы, https://vk.com/club22598970

Самараның «Бердәмлек» газетасында Гүзәл Рамазанованың «Җылы әкиятләр» кызыклы да, гыйбрәтле» дигән язмасы чыкты.

19 мартта өлкә балалар китапханәсе кечкенәләр өчен ПАО «Т плюс» җәмгыяте оештырган социомәдәни проект кысаларында бастырылган «Җылы әкиятләр» китабын тәкъдим итү кичәсе үткәрде.

Бу уникаль китапка Россиянең 17 җирле һәм аз санлы халыклары әкиятләре кертелгән. Җыентыктагы әкиятләрнең күбесе моңа кадәр беркайчан да басылып чыкмаган. «Ни өчен усакның яфраклары шау-шулы» дип аталган татар халык әкияте - шундыйларның берсе.

Чарага килгән кунакларны татар халык мәдәнияте белән Самара өлкәсенең «Туган тел» татар җәмгыяте таныштырды. Мин катнашучыларга татар телендә әкият укыдым, ә аның мәгънәсен рус телендә сөйләп аңлаттым. Балалар татарча сөйләмне, татар милли киемнәре, аш-суы үзенчәлекләре турында зур кызыксыну белән тың-ладылар.

Тамашачыларга милли тәм-томнарыбызны өләшеп, ризыкларыбызның никадәр тәмле булуын татып карарга мөмкинлек бирдек. Чара азагында китапханәгә «Татар этникасы» дип аталган өстәл уены бүләк иттек.

Кичәдә үз халкы әкиятләрен тәкъдим итү өчен рус, чуваш һәм казах милләтләре вәкилләре дә килгән иде.

Китапханә хезмәткәрләренә шундый матур чара оештырулары һәм безне чакырулары өчен рәхмәт белдерәбез.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100