news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Самарада “Яшә, уйна, минем уен коралым” исемле тамаша узды

Самарада “Яшә, уйна, минем уен коралым” исемле тамаша узды

(Самара, 8 ноябрь, “Татар-Информ”, Ләйлә Исламова). Самараның “Халыклар дуслыгы йорты” исемен йөрткән бинага җыелган халык борынгыдан килгән уен кораллары моңын бик җылы кабул итте. Курай, кубыз, гармун, мандолина, скрипка, баян кебек халык җәүһәрләре онытылып барган заманада — мондый чараны халыкның асылына кайтуы башлангычы, дип тә санарга буладыр.

Самара Мәдәният һәм сәнгать академиясе каршында эшләп килүче Халык уен кораллары оркестрының рус халык җырлары белән генә чикләнмәве аеруча мактауга лаек. Чөнки аның югары профессиональ осталыкта башка халыклар моңнарын да уйнавы сәнгати генә түгел, сәяси әһәмияткә дә ия.

Дуслык йорты карамагында эшләп килүче 20 милли үзәк тә үз моңнары белән тамашачыны таныштырды. 2 сәгать буена барган тамашада 76 яшьлек Абдулла агай Акмаевның скрипкада татар моңнарын сыздыруы, аеруча зур алкышларга күмелде. Аның үзен генә дә тулы бер оркестр дип атарга була. Һәрхәлдә халык аңа шундый бәя бирде дә кебек: кат-кат сәхнәгә чакыру һәркемгә дә эләкми шул. Абдулла агайның музыкага һәвәслеге табигатьтән дә килгәндер: аның бөтен нәселе музыкага бик оста булган. Ул үзе беренче мәртәбә 10 яшендә уйнап караган. Ә инде үзеннән-үзе бармаклардан моң агылуы мандолинасыннан гомере буе аерылырга ирек бирмәгән. 20 ел буе “Ялкынлы яшьлек” ансамблендә уйнавы да – шуннан. Уен гына түгел – ләззәт тә булып торган аңа бу һөнәр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100