news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Самарада яшәүчеләрне татар халкының кул эшләре белән таныштырганнар

«Әбиемнең серле сандыгы» кичәсендә чигүле киемнәр, өй бизәү әйберләре турында сөйләгәннәр.

(Казан, 10 гыйнвар, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Самара өлкәсендә «Әбиемнең серле сандыгы» дигән фольклор кичә уздырганнар. Анда татар халкының кул эшләре турында сүз барган.

«Кичәнең төп өлеше татар халкының милли байлыклары булган кул эшләре, чигүле киемнәр, өй бизәү әйберләре белән таныштыру буларак үтте», — дип яза «Самара татарлары» сайты.

Кичәдә татар җырлары да яңгыраган. «Чараның иң күңелле мизгеле түгәрәк өстәл артында үтте: апаларыбызның үзләре пешереп килгән татар халык ризыкларын, сый-хөрмәтен татып, шатланып иске елны озатып», — диелгән хәбәрдә.

«Әбиемнең серле сандыгы» дигән фольклор кичәне «Ак калфак» оешмасы, «Мирас» фольклор ансамбле белән берлектә Сызрань шәһәренең 18нче модуль китапханәсе оештырган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100