news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Самарада яшәүче пенсионер аферистларга 10 млн күчерү өчен Татарстанга ике тапкыр килгән

Самара өлкәсендә яшәүче пенсионер 10 миллион сум акчасын мошенникларга биргән. Бу хакта Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Ачыкланганча, пенсионерга үзләрен банк хезмәткәрләре дип таныштырган кешеләр шалтырата. Билгесез кешеләрнең пенсионерның бөтен акчаларын урларга теләвен җиткерәләр. Җыелан акчаларны саклап калу өчен, аларны алырга һәм күчерергә кирәк дип әйтәләр. Ир-ат шул ук көнне 9 млн сум акчасын ала. Шуннан соң аферистлар күрсәтмәсе буенча Әлмәткә бара һәм акчаларын резерв счетларына күчерә.

Әмма мошенникларга бу акча гына җитмәгән. Алар бу ир-ат исеменә бер миллион сум кредит алынганын әйтә. Аны бетерү өчен шул ук сумманы алырга һәм кабат Әлмәткә барып, акчаларны сакланган счетларга күчерергә кушалар. Пенсионер ике кредит ала һәм акчаларын кабат мошенникларга күчерә.

Бераздан соң ир-ат мошенникларга тозагына эләгүен аңлый һәм полициягә мөрәҗәгать итә. Ир-атка килгән зыян – 10 млн сум булып исәпләнә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100