news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Самарада яшәүче Асия Шәймәрданова: Нәсел дәвамчыларыма яхшы үрнәк күрсәтүемә шатланам

Самара татарларының «Бердәмлек» газетасында Миләүшә Газыймованың «Нәсел дәвамчыларыма яхшы үрнәк күрсәтүемә шатланам» дигән язмасы чыкты.

21 майда Асия Әһлиулла кызы Шәймәрдановага 80 яшь тулды!

Ачык йөзле, битеннән елмаю төшмәгән Асия Шәймарданова-Сабитованы татарлар арасында күпләр белә. Нинди генә милли яисә дини чара, концерт булмасын, анда Асия апаны очратасың. Ә аның матур елмаюы тирә-юньне яктыртып җибәрә.

Бу актив, җитез, шук ханымның дәрт-дәрманы сокландырырлык. Гәрчә ул кечкенәдән шундый булып үскән. Танылган кинодагы герой «…комсомолка, спортсменка и просто красавица» дип нәкъ аның турында әйткән диярсең.

Асия ханым Яңа Буян районының (хәзер Елховка) Мулла авылында туып-үскән. Бик яхшы укыган, җәмәгатьчелек эшләрендә, комсомол тормышында актив катнашкан.

 

Фото: © «Бердәмлек» газетасы, https://vk.com/wall-22598970_1376

Кыз дини гаиләдә тәрбияләнә. «Йортыбызда бик еш ишаннар, муллалар, хәлфәләр җыелды. Әти-әниләрем һәрвакыт корбан чалалар, күп дини мәҗлесләр үткәрәләр иде», – дип исенә төшерә Асия апа.

Аның әтисе колхоз бакчасын саклый. Карбыз-кавын үстереп, бик яхшы уңыш ала торган була ул. Әһлиулла абый шулай ук үз бакчасында умарталар асрый. Аның балы белән бөтен авыл халкы туклана. Хәтта герпетик ангина авыруы вакытында лазаретта бик күп кеше, аларның балын ашап кына, исән кала.

«Бүген дә төрле төбәкләрдә, хәтта башка республикаларда яшәүче кешеләр әтиемнең балын искә төшерәләр. Бакча тулы чия, карлыган, алмалар иде. Шөкер, мин мул тормышта үстем. Кием ягыннан гына бераз кытлык тоелды», – дип исенә төшерә Асия ханым.

 

Фото: © «Бердәмлек» газетасы, https://vk.com/wall-22598970_1376

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100