news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Самарада «Ялкынлы яшьлек» татар халык җыр һәм бию ансамбле концерты була

11 февральдә 16.00 сәгатьтә Самара шәһәренең «Чайка» мәдәният йортында «Ялкынлы яшьлек» татар халык җыр, бию һәм шигърият ансамбле «Кар бөртекләре оча, истәлек гомерлеккә кала…» дигән концерт программасы белән чыгыш ясаячак. Бу хакта «Самар татарлары» сайты хәбәр итә.

Әлеге концерт – Альбина Мәхмүтованың ансамбль җитәкчесе сыйфатындагы соңгы иҗади эше, диелә хәбәрдә.

Керү – ирекле.

news_right_1
news_right_2
news_bot