news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Самарада «Ялкынлы яшьлек» ансамбле бию төркеменә егетләр һәм кызлар җыялар

Самараның «Ялкынлы яшьлек» ансамбле татар заманча һәм халык биюләре төркеменә артистлар җыя. Бу хакта Самара татарлары сайтында хәбәр итәләр.

Малайлар һәм кызлар, үсмер егетләр һәм кызлар чакырыла. Яшь категорияләре: кече төркем 10 яшьтән 14 яшькә кадәр, өлкән төркем 15 яшьтән 25 яшькә кадәр, диелә хәбәрдә.

Дәресләр атнага ике тапкыр (чәршәмбе 19:00 сәгатьтән, якшәмбе 12:00 сәгатьтән) «Акчарлак» мәдәният йортында (Управленческий бистәсе, Сергей Лазо урамы, 21) уза.

Дәрес структурасы – тәнне яздыру, бию элементлары, бәйләнешләр өйрәнү, дәресне йомгаклау.

Киләчәктә төрле шәһәрләрдә, чараларда чыгыш ясау, конкурсларда катнашу каралган.

  • Дәресләр бушлай үткәрелә. Тулырак мәгълүмат алу яки сынау дәресенә язылу өчен 8-927-203-94-95 номерына шалтыратырга була. Хореограф – Гөлнәзирә Вахит кызы.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100