news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Самарада «Ялкынлы яшьлек» ансамбле бию төркеменә егетләр һәм кызларны чакыралар

Репетицияләр «Акчарлак» мәдәният сараенда була.

(Казан, 16 декабрь, «Татар-информ»). «Ялкынлы яшьлек» ансамбле хәзерге заман һәм халык биюе төркеменә егетләр һәм кызлар җыя. Бу хакта «Самара татарлары» сайтында хәбәр ителә.

Репетицияләр, дәресләр якшәмбе көнне 11.00 сәгатьтә «Акчарлак» («Чайка») мәдәният сараенда уза.

Киләчәктә төрле шәһәрләрдә, төрле чараларда чыгыш ясау, бәйгеләрдә катнашу ниятләнә.

news_right_1
news_right_2
news_bot