news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Самарада «Ядәч! Истә!» фильмын махсус күрсәтү була

28 сентябрьдә Самарада «Ядәч! Истә!» фильмын махсус күрсәтү була. Фильмны татарча рус телендә субтитрлар белән күрсәтәчәкләр. Бу турыда «Самара татарлары» сайтында хәбәр ителә.

«Милләттәшләребезгә фильмның нәкъ шундый вариантын тәкъдим итәбез. Татар авылы атмосферасына тулаем чумып карарга. Киноны күрсәткәч, режиссёр Байбулат Батулла белән очрашу булачак. Ул махсус күрсәтүгә килгән кунакларга кино төшерү процессында булган иң кызыклы серләрне ачарга әзер», – ди оештыручылар.

14 сентябрьдә картина бөтен Россиядә прокатка чыкты. Премьера һәм команда катнашында махсус күрсәтүләр инде Казанда, Новосибирскида, Мәскәүдә һәм Санкт-Петербургта булды.

Фильмны тамашачылар һәркайда җылы кабул итте. 28 сентябрьдә Zoom Cinema «Эль Рио» үзәге. Башлану вакыты – 19.00. Билетларны биредәге сылтама буенча хәзер үк алып була: https://zoomcinema.ru/samara/movie/10022_beri-da-pomn. Килмичә калмагыз! Урыннар чикле. Яшь чикләүләре 12+» диелә бу хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100