Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Самарада «XXXVI Самара өлкә Сабан туе – 2025» узачак
21 июньдә Ю.А.Гагарин исемендәге мәдәният һәм ял паркында Самара өлкә Сабан туе узачак. Бәйрәм 10:00 сәгатьтән 17:00 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк. Бу хакта Самара өлкәсенең «Все мы – Россия» халыклар дуслыгы порталында хәбәр итәләр.
Мең еллык тарихы булган татар милли бәйрәме Сабантуй ЮНЕСКОның кешелекнең матди булмаган мирасы шедеврлары исемлегенә кертелгән. Сабантуй – татар халкының ачыклыгы, кунакчыллыгы, бердәмлеге, этикасы һәм кыйммәтләренең үрнәге. Хәзерге вакытта Сабантуй Россиянең 60тан артык төбәгендә, Европа, Азия, Канада, Австралиянең 15 илендә билгеләп үтелә.
Самара өлкә Сабантуен оештыручылар:
Самара шәһәр округы администрациясе һәм Самара өлкәсе хакимияте ярдәмендә
«Дуслык» Самара төбәк иҗат иҗтимагый оешмасы, Самара өлкәсе татар милли-мәдәни автономиясе.
Бәйрәм программасында - халык күңел ачулары, концертлар, осталар ярминкәсе, шулай ук Россия хәрбиләренә ярдәм итү акцияләре.
Сабантуйда традицион ярышлар көтелә:
- «Көрәш» татар милли билбау көрәше,
- беренче футбол турниры,
- бүрәнәгә атланып капчык белән сугышу,
- баганага менү,
- аркан тарту,
- иң көчле, җитез һәм күңелле катнашучылар өчен конкурслар.
Бәйрәм кысаларында шулай ук «ВоблаGO женщин» хатын-кызлар бергәлегеннән «SAF» бренды киемнәрен һәм «Аселя ханым» татар һәм мөселман модасы традицион костюмнарын тәкъдим итү булачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз