news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Самарада VII төбәкара «Театраль Идел» фестивале узачак

2025 елның 21-28 сентябрендә Самарада VII төбәкара «Театраль Идел» фестивале узачак. Бу хакта «Бердәмлек» газетасы Вконтакте социаль челтәрендәге битендә хәбәр итә.

Чара кысаларында 22 сентябрьдә 18.30 сәгатьтә Самараның Максим Горький исемендәге академия театры сәхнәсендә Әлмәт татар дәүләт драма театрының «Ат карагы» спектакле күрсәтеләчәк. Вакыйгалар 1917-1923 елларда татар төбәгендә, революция һәм гражданнар сугышы чорында, хисләр кискенләшкән һәм кешеләрнең чын йөзе ачылган заманда, зур үзгәрешләр вакытында бара.

Яшь Совет хакимияте бөтен Казан губернасы авылларында эш итүче ат караклары шайкасына каршы тора.

Төп геройның чын тарихи прототибы бар. Пьеса авторы Туфан Миңнуллин әлеге әсәрне 40 томлы җинаять эше белән танышып язган. Режиссер Айдар Җаббаров тырышлыгы белән бер гасыр элек булган вакыйгалар театр сәхнәсендә бүгенге көндә дә актуаль проблемалар буларак тасвирлана.

Спектакль татар телендә, русча тәрҗемә белән барачак, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot