news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Самарада узган татар теле олимпиадасында быел унбер мәктәп укучылары катнашкан

Олимпиада Самарада 2014 елдан оештырыла: башта анда “Яктылык” мәктәбе укучылары гына катнашкан булса, быел шәһәрнең башка мәктәпләре дә кушылган.

(Казан, 17 декабрь, "Татар-информ") Самараның “Яктылык” урта мәктәбендә шәһәр күләмендә татар теле һәм әдәбиятыннан олимпиада узган. Олимпиадада 1-11 сыйныф укучылары катнашкан, дип хәбәр итә Самараның Халыклар дуслыгы йорты матбугат хезмәте.

Олимпиада “Яктылык” мәктәбе белән өлкәнең “Туган тел” татар җәмгыяте тарафыннан оештырылган. Татар теленә, әдәбиятына, халык мәдәниятенә кызыксыну уяту максатын тоткан олимпиада Самарада 2014 елдан оештырылып килә. Беренче тапкыр анда “Яктылык” мәктәбе укучылары гына катнашкан булса, быел шәһәрнең унбер мәктәбеннән укучылар килгән.

Жюрида “Туган тел” җәмгыяте җитәкчесе Ильяс Шәкүров, җәмгыятьнең әгъзалары Азат Надиров, Фәгыйм Йосыпов, “Яктылык” мәктәбе директоры Радик Газизов, мәктәп мөгаллимнәре, шулай ук 2014 елда татар теле һәм әдәбиятыннан халыкара олимпиада призеры, 9 сыйныф укучысы Айгөл Нуриҗанова белән мәктәпнең “Сәләт” клубы әгъзасы Наилә Газизова эшләгән.

Олимпиада ике этапта узган. Беренче этапта язмача биремнәрне эшләргә, аннан соң телдән сынау тотарга туры килгән. Балалар татар телендә шигырьләр сөйләгән, җырлар башкарган, музыка уен коралларында татар көйләрен уйнаган.

Җиңүчеләр өлкә күләмендә үтәчәк олимпиадада катнашу хокукын алган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100