news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Самарада Ураза гаете хөрмәтенә балалар бәйрәме узачак

2025 елның 6 апрелендә Самара шәһәре Җәмигъ мәчете территориясендә Самара өлкәсе мөселманнары төбәк Диния нәзарәте ярдәме һәм катнашы белән Ураза гаете хөрмәтенә оештырылган балалар бәйрәме була. Чара 10.00 сәгатьтә башлана, дип хәбәр итә «Самара татарлары» сайты.

Диния нәзарәте теләгән һәркемне Ураза бәйрәмендә катнашырга чакыра. Бәйрәмгә килүчеләрне спорт ярышлары, уеннар, мастер-класслар, дин темасына викториналар, тәмле сыйлар, бәйрәм программасы, аттракционнар һәм бик күп кызыклы әйберләр көтә.

news_right_1
news_right_2
news_bot