news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Самарада Ураза гаете уңаеннан Гаилә бәйрәме узачак

14 апрельдә, сәгать унда Самараның Җәмигъ мәчетендә Ураза гаете уңаеннан балалар өчен гаилә бәйрәме узачак. Чараны төбәк мөселманнары Диния нәзарәте оештыра дип хәбәр итә Самара татарлары сайты.

Самара мөселманнары арасында бәйрәм көннәрендә балалар өчен чаралар уздыру традициягә кергән.

Диния нәзарәте Ураза бәйрәменә кушылырга чакыра. Катнашучыларны бәйрәм программасы, уеннар, мастер-класслар, аттракционнар һәм тәмле сыйлар көтә, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100