Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Самара мөселманнары «Акчарлак» ял базасында Ураза гаетен бәйрәм итәчәк
7 майда Самара өлкәсенең «Акчарлак» ял базасында «Ураза гаете» гаилә бәйрәме билгеләп үтеләчәк. Аны Самара өлкәсе мөселманнарының төбәк Диния нәзарәте оештыра.
«Ураза бәйрәме» программасына балалар өчен күңел ачу чарасы, намаз уку каралган. Бу турыда «Самара татарлары» сайтында хәбәр ителә.
Чара азагында бәйрәмдә катнашучыларны пылау һәм башка татлы ризыклар белән сыйларга ниятлиләр. Балалар өчен батут та урнаштырылачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз