news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Самарада Тукайның тормышына һәм иҗатына багышланган өчтомлык тәкъдим ителде

13 майда Самара өлкәсенең Халыклар дуслыгы йортында «Габдулла Тукай: тормышы һәм иҗаты (Габдулла Тукай тормышы һәм иҗаты хроникасына материаллар)» өч томлы басмасын тәкъдим итү булды. Бу турыда оештыручылар хәбәр итте.

Өлкәнең татар милли-мәдәни автономиясе һәм Халыклар дуслыгы йорты оештырган чарада «Яктылык» татар мәктәбе укучылары, фән һәм мәдәният тармагында эшләүче татар җәмәгатьчелеге вәкилләре, Самарада нәшер ителә торган татар журналлары мөхәррирләре катнашты.

Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының өлкән фәнни хезмәткәре Марсель Ибраһимов чарада катнашучыларга институтның Г.Тукай иҗатын һәм тормышын өйрәнү эшчәнлеге турында сөйләде. Шулай ук ул Татарстаннан читтә яшәүче татарларның телен, традицион мәдәниятен, фольклорын өйрәнүгә багышланган фәнни-экспедиция эше белән дә таныштырып үтте.

Чара ахырында Марсель Ибраһимов оештыручыларга рәхмәт белдерде һәм Самара өлкәсе китапханәсенә, Халыклар дуслыгы йортына, «Яктылык» мәктәбе китапханәсенә ИЯЛИ чыгарган китаплар бүләк итте.

110 ел элек, 1912 елның апрелендә, бөек татар шагыйре Габдулла Тукай Уфага барганда Самарада туктала. Монда шагыйрь татар мәдәнияты эшлеклесе, «Икътисад» журналына нигез салучы һәм мөхәррире, имам Мөхәммәт-Фатих Мортазин белән очраша.

Өч томлы «Г. Тукай тормышы һәм иҗатына багышланган материаллар»ның Самарада үткән презентациясе «Тукай эзләреннән» проектына башлангыч бирде. Бөек татар шагыйре үзенең кыска гомере эчендә булырга өлгергән Уфа, Әстерхан, Санкт-Петербург, Троицк кебек Россия шәһәрләренә бару проектның максаты булып тора, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100