news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Самарада «Туган як» оешмасы җитәкчесе, хәйрияче Рөстәм Хисмәтов вафат

16 сентябрьдә Самара өлкәсе Камышлы районының «Туган як» милли мәдәниятләрне үстерү иҗтимагый оешмасы директоры, меценат, абиб-стоматолог, «РуСтома» стоматология клиникасы директоры, «Мәрхәмәт» өлкә конкурсы лауреаты Рөстәм Хисмәтов вафат булды. Бу хакта «Самара татарлары» сайтында хәбәр ителә.

«Ул куркыныч юл һәлакәтеннән соң савыга алмыйча вафат булды. Ихластан мәрхүмнең туганнары һәм якыннарының авыр югалту кайгысын уртаклашабыз. Рөстәм Әхмәт улы турында якты истәлек аны белгән һәр кеше йөрәгендә сакланыр», диелгән хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot