news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Самарада “Туган тел” татар җәмгыятенең 30 еллыгы билгеләп үтелә

Чара өлкә татар халкының милли гореф-гадәтләрен һәм мәдәниятен саклап калу ммаксатыннан үткәрелә.

(Казан, 21 ноябрь, "Татар-информ").  21 ноябрьдә Самарның “Заря” мәдәният сараенда өлкә “Туган тел” татар җәмгыятенең 30 еллыгына багышланган тантаналы җыелыш узачак. "Бу турыда "Самара татарлары" сайтында хәбәр ителә.

Чара өлкә татар халкының милли гореф-гадәтләрен һәм мәдәниятен саклап калу өчен татар иҗтимагый оешмаларын, дин әһелләрен, эшмәкәрләрне, мәдәният һәм мәгариф эшлеклеләрен, дәүләт һәм муниципаль хакимият органнары хезмәткәрләрен берләштерү максатыннан үткәрелә.

Делегатлар мәдәният, мәгариф, массакүләм мәгълүмат чаралары, яшьләр һәм спорт, гаилә, финанс секцияләренә бүленеп эшләячәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100