news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Самарада «Туган тел» татар иҗтимагый оешмасы төзелүгә 35 ел тулды

Быел «Туган тел» Самара татар иҗтимагый оешмасы төзелүгә 35 ел тула. 1989 елның 21 гыйнварында Куйбышев Яшьләр йортында шәһәр татар җәмәгатьчелегенең беренче җыелышы була. Анда 200дән артык кеше катнаша. Бу хакта «Самара татарлары» яза.

Җыелышта татар берләшмәсен булдыру турында карар кабул ителә, аның төп бурычы — алда торган проблемаларны хәл итү өчен татар җәмәгатьчелегенең тырышлыкларын координацияләү дип игълан ителә.

35 елдан соң, шулай ук 21 гыйнвар көнне, Самара өлкәсе «Халыклар дуслыгы йорты» дәүләт казна учреждениесендә «Туган тел» оешмасының җыелышы узды. Анда әлеге җәмгыятьне булдыруда башлап йөргән ветераннар, хәзерге вакытта эшләп килүче татар милли берләшмә җитәкчеләре чакырылды.

Чарада Самара өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Талип хәзрәт Яруллин да катнашты. Ул «Туган тел»гә нигез салучыларга энтузиазм һәм фидакарьлекләре өчен рәхмәт белдерде. Алар ярдәмендә милли-мәдәни хәрәкәтне торгызу өчен күп нәрсә эшләнгән. Алар Куйбышевта татар телендә газета, күпмилләтле «Радио-7» не ачуга, «Яктылык» татар мәктәбен ачу, Самара Җәмигъ мәчете төзелүгә ирешкән, татар милли бәйрәмнәрен үткәрүне тергезгән, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100