news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Самарада «Туган тел» өлкә татар җәмгыяте вәкилләре җыелышы була

13 апрельдә 10.00 сәгатьтә Самарад Халыклар дуслыгы йортының актлар залында (Воронежская урамы, 9) «Туган тел» өлкә татар җәмгыяте вәкилләре җыелышы була. Бу турыда «Самара татарлары» сайты хәбәр итте.

Көн тәртибендә:

  • «Туган тел» оешмасы эшчәнлегенә анализ ясау;
  • Советка өстәмә әгъзалар сайлау;
  • «Туган тел»нең 35 еллыгына багышлап уздырылачак чараларга әзерлек барышы турында фикер алышу;
  • башка темалар.

«Җәмгытебезнең барлык әгъзаларын да җыелышка чакырабыз. Килми калмагыз!» диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot