news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Самарада «Туган тел» җәмгыяте яшьләре татар балалары өчен Чыршы бәйрәме оештырды

Малайлар-кызлар җырлап-биеп күрсәтте, татар телендә шигырьләр сөйләде.

Самарада «Туган тел» җәмгыяте яшьләре татар балалары өчен Чыршы бәйрәме оештырды
samtatnews.ru

(Казан, 24 декабрь, «Татар-информ»). Самараның өлкә Халыклар дуслыгы йортында татар балалары өчен Чыршы бәйрәме узды. Бу чараны Альбина һәм Фәрзәнә Мәхмүтовалар җитәкчелегендә өлкә «Туган тел» татар җәмгыяте яшьләре оештырганнар иде. Бу турыда «Самара татарлары» сайтында хәбәр ителә.

Бәйрәм бик күңелле узды. Балалар Убырлы (Альбина Мәхмүтова), Шүрәле (Марат Төхвәтуллин), Тычкан (Фәрзәнә Мәхмүтова), Бик куркак исемле куян (Кәрим Ибәтов) һәм Бик батыр песи (Самат Мәхмүтов) белән чит илләр буйлап сәяхәт иттеләр. Әлбәттә, Чыршы бәйрәменә Кыш бабай (Ренат Мөхәмәтҗанов) белән Кар кызы (Диана Белякова) да килгәннәр иде.

Малайлар-кызлар җырлап-биеп күрсәтте, татар телендә шигырьләр сөйләде. «Ләйсән» башкорт бию ансамбле (җитәкчеләре Рауда Шәймарданова) дә чыгыш ясады.

Чара балаларга да, ата-аналарга да бик ошады. Монда алып баручы Ләйсән Ибәтова һәм тавыш операторы Илнур Бикколовның да өлеше зурдан булды. Чыршы бәйрәмендә катнашкан һәрбер балага татлы бүләкләр тапшырылды.

news_right_1
news_right_2
news_bot