Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Самарада төзеләчәк «Яктылык» мәктәбе турында: 300 бала заманча белем ала алачак
Самарада төзеләчәк «Яктылык» мәктәбенең яңа корпусында 300 бала өчен заманча белем алу шартлары булдырылачак. Бу татар телен һәм мәдәниятен саклау эшендә зур адым булачак. Бу хакта бүген Казанда узган «Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре» XVIII форумының пленар утырышында Самараның «Дуслык» төбәк иҗади-иҗтимагый оешмасы әгъзасы Рамил Әюпов белдерде.
«Безнең киләчәк яшьләр кулында. Самарадагы «Яктылык» татар мәктәбе Россиядә иң уңышлы эшләп килүче 100 мәктәпнең берсе. Бу мәктәптә белем алырга теләүче балалар бик күп, күптән яңа бина кирәк иде. «Яктылык» мәктәбенең яңа корпусын төзүне озак еллар дәвамында бюрократик киртәләр тоткарлап торды. Узган айда мәктәпкә Самара өлкәсе губернаторы Вячеслав Федорищев килде, безнең эш белән танышты. Хәзер процесс тизләнәчәк. Проект 300 бала өчен заманча белем алу шартлары булдырачак. Бу татар телен һәм мәдәниятен саклау эшендә зур адым булыр, дип көтелә», – дип искәртте ул.
Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура утырышында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразыев конгресс «Яктылык» мәктәбенең яңа бинасы төзелешенә ярдәм күрсәтәчәге турында белдергән иде.
«Самарада «Яктылык» мәктәбе өчен 300 урынга исәпләнгән яңа заманча бина төзеләчәк. Проектны 2-3 елда гамәлгә ашырырга планлаштырыла. Бу карарны Самара өлкәсе губернаторы Вячеслав Федорищев кабул итте. Без дә булдыра алганча ярдәм итәчәкбез», – диде Бөтендөнья татар конгрессы Милли шурасы рәисе Васил Шәйхразыев.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз