news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Самарада төзекләндерелгән Тарихи мәчет ачылды

Самарада төзекләндерелгән Тарихи мәчет ачылды

Шимбә көнне, 1 октябрьдә, Самарада реконструкцияләнгән Тарихи мәчет ачылды, ул Алексей Толстой урамында урнашкан. Моннан 130 ел элек Сембер фабриканты Тимербулат Акчурин тарафыннан төзелгән бина икенче сулыш алды һәм шәһәрдәге истәлекле урыннарның берсенә әверелде. Бу хакта «Самара татарлары» сайты хәбәр итә.

Мәчет ачылышында губернатор Дмитрий Азаров бердәмлек, оешканлык, иманның әһәмиятен билгеләп үтте һәм архитектура һәйкәлен яңадан торгызуга катнашы булган һәркемгә рәхмәт белдерде.

Россия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте рәисе, баш мөфти Тәлгать Сафа Таҗетдин Самара өлкәсе һәм Идел буендагы барлык мөселманнар өчен мөһим вакыйга белән котлады.

«Һәр авылда, һәр шәһәрчектә Аллаһ йортлары калкып чыксын, аларга сукмак өзелмәсен. Безнең бөек Ватаныбыз – Россиянең чәчәк атучы төбәкләреннән берсе булган Самара алга таба да үсеш кичерсен», - диде мөфти.

  • Самарадагы Тарихи мәчет 1891 елда төзелгән. XIX гасыр ахыры – ХХ гасыр башында ул Самара шәһәре һәм тулаем алганда губернаның татарлар һәм мөселманнар тормышында бер үзәк була. Узган гасырның 30нчы еллары башында аның бинасы балалар йорты итеп үзгәртелә. 2005 елда мәчетне дин тотучыларга кире кайтаралар, 2008 елда аны яңадан торгызу һәм реставрацияләү эшләре башлана. Төбәк әһәмиятенә ия мәдәни мирас объектын реконструкцияләүдә Самарадагы мөселман җәмгыяте вәкилләре, эшкуарлар һәм битараф булмаган кешеләр зур көч куя. Губернатор Дмитрий Азаров та Аллаһ йортын яңадан торгызуда җитди ярдәм күрсәтә.

Мәчет һәм аның территориясен яңарту эшләре дәвам итә: киләчәктә биредә спорт залы, уку йорты ачарга, балалар өчен мастер-класслар, дәресләр үткәрергә ниятлиләр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100