Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Самарада төрле буыннарны бергә җыйган татар кичәсе узды
Самараның «Бердәмлек» газетасында Мөслимә Баязитованың «Самарада төрле буыннарны бергә җыйган татар кичәсе узды» дигән язмасы чыкты.
«Үткән атнада татар телендә гаҗәеп җылы һәм күңелле чара – «Бинго» уены оештырылды. Ул, балаларны, ата-аналарны һәм өлкән буын вәкилләрен бер мәйданга җыеп, ана телендә аралашырга, бергәләп татарча уен уйнарга һәм җырлап, көлеп күңел ачарга ярдәм итте. Ягъни бу күңелле ял һәм, бер үк вакытта, туган телне куллану өчен яхшы мөмкинлек булды.
Марат Яхин һәм Диана Яхина татарча чараларны «формаль» рәвештә генә түгел, ә кызыклы, моңа кадәр шәһәребездә бер дә үткәрелмәгән форматта оештыруны инде күптән күз алдында тотканнар. Алар фикеренчә, ял көннәрендә вакытыңны гаиләң белән бергә татар мохитында үткәрү – туган телне саклауның бер юлы булып тора.
Оештыручылар, яшь булуларына карамастан, ана телен, милли гореф-гадәтләребезне саклау һәм үстерү буенча зур эш башкаралар.
Башта кичәгә 30 кеше килүе көтелгән, әмма чара татарлар арасында шундый зур кызыксыну уяткан ки, нәтиҗәдә бирегә 150 кеше җыелган. Бу Самара татарлары арасында татар теленә, милли мәдәнияткә ихтыяҗ зур булуын ачык күрсәтә.
«Кешеләрнең уенда бик теләп катнашуы, бирегә гаиләләре белән бергә килүе – бик тә шатлыклы күренеш», — дип билгеләп үтәләр Марат белән Диана.
Чараны Марат Яхин үзе алып барды. Аның харизмасы, юмор хисе һәм тамашачы белән тиз арада уртак тел таба белүе кичәне тагын да җанландырып җибәрде.
Уен бик мавыктыргыч иде. Катнашучыларга татар җырларының исемнәре язылган «Бинго» карточкалары таратылды. Һәркем чиратлап капчыктан мичкәчекләр тартып чыгарды һәм чыккан саннарны карточкаларында билгеләп барды. Һәр санга билгеле бер татар җыры туры килүе уенны тагын да кызыклырак итте. Сан ачылуга, җыр яңгырады, ә экранда, бөтен зал бергәләп җырласын өчен, караоке пәйда булды. Уен гади ярыш кына булып калмыйча, күңелле аралашу бүләк иткән һәм бәйрәм рухы тудырган чарага әверелде.
Иганәче Румия Исәнбаева махсус логотиплы прәннекләр әзерләгән. Катнашучылар аларны бик шатланып кабул иттеләр.
«Бинго» уены үз максатын тулысынча аклады, һәм ул дәвамлы булырга тиеш. Чарадан соң кешеләрнең: «Киләсе уенны көтәбез!» – дип әйтүләре — татар теленең җәмгыятьтә яшәвенең һичшиксез дәлиле.
Шулай итеп, «Бинго» уены катнашучыларны яңадан җыярга әзер! Киләсе чара 16 гыйнварда 19:00 сәгатьтә, Лесной урамы, 23к5 адресы буенча узачак».
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз