news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Самарада татар теле укытучысы белем бирүдә Россиянең мактаулы хезмәткәре исемен алды

Ветеран мөгаллимә Нурзидә Фәйзуллина яңа уку елы башыннан лаеклы ялга киткән.

(Казан, 29 декабрь, «Татар-информ»). Татарстанның атказанган укытучысы, күп еллар Самараның «Яктылык» мәктәбендә ана теле һәм әдәбиятен укыткан ветеран мөгаллимә, яңа уку елы башыннан лаеклы ялга киткән Нурзидә Фәйзуллинага «Тәрбия һәм белем бирүдә Россиянең мактаулы хезмәткәре» исемен бирделәр. Бу турыда Самара татарлары сайты хәбәр итте.

Бүләкне бүген «Яктылык» мәктәбендә үткән педагогик советта тапшганнар.

«Нурзидә ханым! Без Сезне яңа исемдә сәламләвебезгә шатбыз һәм әлеге казанышыгыз белән чын күңелдән котлыйбыз. Мактаулы исем — үсеп килүче буынны укыту һәм тәрбияләүгә керткән өлешегезне югары бәяләү. Лаеклы бәяләү», диелә бу хәбәрдә. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100