news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Самарада татар теле һәм әдәбиятыннан олимпиада узачак

Анда 1-11 нче сыйныф укучылары катнаша ала.

(Казан, 24 ноябрь, "Татар-информ", Лилия Локманова). 26 ноябрь көнне Самарада татар теле һәм әдәбиятыннан шәһәркүләм олимпиада узачак. Анда Самара мәктәпләрендә белем алучы 1-11 нче сыйныф укучылары катнаша ала.

Чараны Самара өлкәсе "Туган тел" татар җәмгыяте, аерым предметларны тирәнтен өйрәтүче "Яктылык" белем бирү учреждениесе оештыра.

Олимпиаданың максаты - татар теле һәм әдәбиятына кызыксыну уяту, укучыларны традицион милли мәдәнияткә тарту, аларны этнографик һәм туган якны өйрәнү эшләренә җәлеп итү, сәләтле балаларны ачыклау.

Укучылар арасында өлкә олимпиадасы һәм татар теле белән татар әдәбияты укытучылары арасындагы бәйге 1 декабрь көнне үткәреләчәк, дип хәбәр итә оештыручылар.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot