Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Самарада татар теле һәм әдәбияты буенча өлкә олимпиадасы узачак
Бәйгеләрдә Камышлы, Шенталы, Похвистнево районындагы татар авылларында һәм Самарның “Яктылык” татар мәктәбендә укучы балалар катнашачак.
(Казан, 7 ноябрь, "Татар-информ"). 6 декабрьдә Самараның Камышлы авылы гомумбелем бирү мәктәбендә 9-11 сыйныф укучылары арасында татар теле һәм әдәбияты буенча өлкә олимпиадасы узачак. Бу турыда "Самара татарлары" сайтында хәбәр ителә.
Шулай ук 6-11 сыйныф укучылары арасында шигырьләрне сәнгатьле уку конкурсы һәм татар теле укытучылары арасында “Ел укытучысы” бәйгесе үткәрү планлаштырылган.
Бу чараны өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте, төбәкнең мәгариф хезмәткәрләренең квалификациясен күтәрү институты, Камышлы авылы мәктәбе администрациясе оештыра.
Бәйгеләрдә Камышлы, Шенталы, Похвистнево районындагы татар авылларында һәм Самарның “Яктылык” татар мәктәбендә укучы балалар катнашачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз