news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Самарада татар теле һәм әдәбияты буенча өлкә олимпиадасы узды

Самарада татар теле һәм әдәбияты буенча өлкә олимпиадасы узды
Фото: samtatnews.ru

Самараның «Бердәмлек» газетасында Эльмира Сәйфуллинаның «Милләт — безнең әманәт!» дигән язмасы чыкты.

«Берничә дистә елдан артык Самара өлкәсендә татар теле һәм әдәбияты буенча өлкә олимпиадасы үткәрелеп килде. Әмма 2020 елдан, эпидемиологик вазгыятькә бәйле рәвештә, чара онлайн форматта уздырыла башлады. Ә 2024 елда Самараның «Яктылык» мәктәбе, шәһәр татар милли-мәдәни мөхтәрияте инициативасы һәм өлкәнең «Мәгариф үсеше институты» өстәмә белем бирү үзәге ярдәме белән, бәйгене гадәти форматка кайтарды.

Быел олимпиада 10 декабрьдә узды. Чара бик югары дәрәҗәдә оештырылган иде. «Яктылык» мәктәбенә килгән катнашучыларны көләч йөзле егетләр һәм кызлар: «Хәерле иртә! Хуш киләсез!» — дип каршы алып, башта — чишенү бүлмәсенә, аннан билгеләнгән сыйныфларга озатып тордылар. Барысы да җыелып беткәч, сынаулар башланганчы, кунакларны иртәнге аш белән сыйладылар. Аннан соң укучыларның бер өлеше һәм аларны озата килгән остазлары олимпиаданың язма эшләрен үтәргә, ә икенче өлеше шигърият бәйгесендә катнашырга таралыштылар.

Татар теле һәм әдәбияты буенча өлкә олимпиадасын ачып җибәрү тантанасында Самара өлкәсе мөселманнарының Диния нәзарәте рәисе, мөфти Талип хәзрәт Яруллин, төбәк буенча өстәмә һөнәри белем бирү институтының «Сәяси-мәдәни белем» кафедрасы мөдире Анатолий Нуждин, шәһәрнең татар милли-мәдәни мөхтәрияте җитәкчесе Илназ Шәкүров барлык кунакларны сәламләделәр һәм укучыларга уңышлар теләделәр. Мөхтәрәм кунакларыбыз әлеге чараның туган телебезне саклауда, популярлаштыруда һәм үстерүдә бик мөһим роль уйнавын, ана теленең тормышта кирәк булачагын гаиләдә аңлату мөһимлеген ассызыклап үттеләр. Анатолий Вячеславович, киләсе елдан башлап, олимпиаданы өлкә Мәгариф министрлыгы ярдәмендә оештыру планлаштырылуы турында әйтеп узды. Бу, һичшиксез, шатлыклы хәбәр.

Олимпиадада һәм аның кысаларында оештырылган сәнгатьле итеп шигырь сөйләү конкурсында ел саен Камышлы, Шенталы, Похвистнево районнары һәм Самара шәһәренең «Яктылык» мәктәбе укучылары катнаша. Быел аларга Южный город торак комплексы һәм Самараның 42 нче санлы мәктәпләре укучылары да кушылды. Сүз уңаеннан, әлеге мәктәптә (№42) яһүд телен тирәнтен өйрәнәләр. Шулай итеп, 2025 елгы бәйгедә барлыгы 106 укучы көч сынашты».

news_right_1
news_right_2
news_bot