news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Самарада “Татар кызы-2019” бәйгесенең төбәк финалы июньдә булачак

Бөтендөнья “Татар кызы-2019” бәйгесенең финалы Удмуртия Республикасының Ижевск шәһәрендә 27 сентябрьдә үтәчәк.

(Казан, 19 февраль, "Татар-информ"). Самара өлкәсендә Бөтендөнья “Татар кызы-2019” бәйгесенең төбәк финалын июньдә үк оештырырга җыеналар. Чара 15 июньдә Самараның Тимер юлчылар мәдәният сараенда булыр дип ниятләнә. Бу турыда Самара татарлары сайты хәбәр итә.

"Бәйгедә Самара өлкәсендә яшәүче йөзгә чибәр, буй-сынга зифа, эшкә уңган һәм татар телебезне, гореф-гадәтләребезне, йолаларыбызны, мәдәниятебезне һәм тарихыбызны яхшы белүче 18-25 яшьлек туташлар катнаша ала", диелгән әлеге хәбәрдә. 

"Бөтендөнья “Татар кызы-2019” бәйгесенең финалы Удмуртия Республикасының Ижевск шәһәрендә 27 сентябрьдә үтәчәк. Ә төбәк этаплары 1 августка кадәр уздырылып бетергә тиеш", - дип аңлаткан Самарада чараның төп оештыручысы, өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте президенты Ильяс Шәкүров. 

Бәйгенең cайлап алу турлары Самарада, Сызраньда, Новокуйбышевск шәһәрендә узачак. Тольяттида кастинг 24 февральдә шәһәр милли-мәдәни татар автономиясе бинасында була.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100