news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Самарада "Татар-кызы-2017" бәйгесенә әзерлек башланды

Иганәчеләр беренче урынны алган кызны Россиянең Кара диңгез буена юллама белән бүләкләячәк.

 (Казан, 11 декабрь, "Татар-информ"). Самара өлкәсендә “Татар кызы-2017” гүзәллек һәм талант бәйгесенә әзерлек башланды. “Татар клубы” иҗтимагый оешмасы тарафыннан оештырылучы бәйгенең сайлап алу туры гыйнвар аена планлаштырылган. Бу хакта "Татар клубы"ннан хәбәр итәләр.

Икенче этапка үткән кызларны интернетта тавыш бирү юлы белән сайлаячаклар. Февральдә ярым финал узачак: кызларга җыр-быю, сәнгатьле сөйләм, шулай ук милли аш-су осталыкларын күрсәтергә туры киләчәк. Ә март аенда бәйгенең финалы үтәр дип көтелә.

Иганәчеләр беренче урынны алган кызны Россиянең Кара диңгез буена юллама белән бүләкләячәк. Икенче урынга – Санкт-Петербургка тур, өченче урынга Казанга сәяхәт һәм кыйммәтле бүләк тапшырылачак. Әлбәттә, җиңүче кыз Бөтенроссия “Татар кызы-2017” бәйгесендә катнашу хокукына ия булачак.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot