news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Самарада татар балалары өчен Яңа ел бәйрәме узды

Самараның “Яктылык” мәктәбендә елдагыча чын татарча Яңа елны каршылау бәйрәме узды. Чыршы бәйрәмендә башлангыч, урта сыйныф, укучылары һәм әзерлек сыйныфына йөрүче шәһәр балалары катнашты.

Самарада татар балалары өчен Яңа ел бәйрәме узды
tatar-congress.org

(Казан, 27 декабрь, «Татар-информ»). Самараның “Яктылык” мәктәбендә татар балалары өчен чын татарча чыршы бәйрәме узды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Татар мәктәбенең оста педагог-оештыручысы Вәсимә Фәрдеева төзегән сценарий буенча балалар рәхәтләнеп милли бәйрәмдә күңел ачты.

Бәйрәмгә төрле маҗаралы юллар үтеп килеп кергән татар Кыш бабае да балаларны үз туган телләрендә котлады, уеннар оештырды. Кыш бабай белән бергә әкият геройлары Убырлы Карчык, Шүрәле, Кар бөртеге дә бәйрәмгә ямь өстәделәр.

Бу көнне бәйрәмгә җыелган әти-әниләр, әбиләр-бабайлар, барлык кунаклар да туган телләрендә аралашып, рәхәтләнеп күңел ачып, матур тәэссирләр белән өйләренә таралды, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100