news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Самарада Тарихи мәчет тирәсендә Көнчыгыш кварталы төзергә җыеналар

1 октябрьдә генә озак ремонттан соң Самараның Тарихи мәчетен ачылды. Хәзер мәчет тирәсен дә тулысынча үзгәртеп кору турында фикер алышалар. Биредә Көнчыгыш кварталы булырга мөмкин. Бу турыда «Самара татарлары» сайты хәбәр итте.

22 ноябрьдә Самара мө­селманнарының төбәк Диния нәзарәте җитәкчелеге шәһәр башлыгы Елена Лапушкина бе­лән очрашты. Чарада Самара өлкәсе Диния нәзарәте рәисе, мөфти Талип хәзрәт Яруллин, «Самара Тарихи мәчете» дини оешмасы Советы рәисе Усман хаҗи Илингин, Самарский районы башлыгы Роман Радюков, шәһәр мөлкәте һәм архитектура идарәсе җитәкчеләре, Самара өлкәсе мәдәни мирасы булып танылган объектларны сак­лау идарәсе хезмәткәрләре катнашты.

Тарихи мәчеттә кварталны үзгәртеп кору презентациясе тәкъдим ителде. Усман хаҗи Илингин шәһәр җитәкчелегенә Венцек һәм Алексей Толстой урамнары арасында булачак комплекс­лы төзелеш макетын күрсәтте. Әлеге проект төзелеш һәм архитектура академиясе доценты Рәсим Вәлшин тарафыннан эшләнгән. Биредә мәдрәсә, спорт комплексы, Көнчыгыш базары, Балалар иҗат йорты, төбәк Диния нәзарәте өчен административ бина, җир асты парковкалары, ресторан, комплекслы апарт-отель, шулай ук торак йортлар төзелергә мөмкин. Мондый масштаблы проектны хөкүмәт һәм шәхси партнерлык хисабына тормышка ашыру тәкъдим ителә.

20 декабрьдә әлеге Көн­чыгыш кварталы презентациясен губернатор Дмитрий Азаров өчен үткәрергә планлаштыралар. Анда шәһәр һәм Диния нәзарәте җитәкчелеге, бизнес вәкилләре катнашачак.

Искәртеп үтәбез, Самара Тарихи мәчетен реставрацияләү процессы 2003 елда башланган иде. 2007 елда, Совет рәисе итеп Усман Илингин сайлангач, эшләр җайга салына — мәхәллә, иганәчеләр, өлкә һәм шәһәр хакимияте ярдәме белән мәчет торгызыла башлый: нигезе ныгытыла, вентиляция, янгын сүндерү системалары урнаштырыла, фасад һәм эчке бизәлеше эшләнә. Объектның тарихи өлешенә гөмбәз куела, Иделгә һәм өлкә башкаласы үзәгенә карап торган яңа янкорма һәм 38 метрлы манара күтәрелә, шулай ук мәчет тирәсе дә төзекләндерелә, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100