Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Самарада танылган журналист һәм тәрҗемәче Гөлсирә Гайнанова вафат булган
1 гыйнварда 75 нче яшендә танылган журналист һәм тәрҗемәче Гөлсирә Гайнанова вафат булган. Бу хакта шагыйрә Наилә Ахунова хәбәр итте, дип яза Рәмис Аймәт үзенең Вконтакте социаль челтәрендәге битендә.
«Мин Гөлсирә Гайнанова белән, Язучылар берлеге рәисе урынбасары булып эшли башлагач, 1995 елның сентябрь башларында таныштым. Гөлсирә ханым ул елларда, Язучылар берлеге бинасында ук урнашкан, «Идел» журналында бүлек мөхәррире булып эшли иде. Иң элек ул мине, юк-бар сүзләр сөйләп вакланмый торган, егетләрчә җитдилеге, тирән белемле булуы белән җәлеп итте. Шуннан бирле аның белән элемтәбез өзелмәде», – дип язган ул.
Лаеклы ялга чыккач, Гөлсирә ханым, әнисен карарга дип, туган ягы Самара өлкәсенең Шонталы районы Карабикол авылына кайтып китә һәм, әнисе дөнья куйгач та, төпләнеп шунда кала.
«Ул, Казаннан ерактарак яшәсә дә, әйтерсең, һәрвакыт безнең белән янәшәдә иде. Һәм һәрвакыт кирәкле кеше булып калды. Татар язучыларының күп санлы проза әсәрләре, күренекле шәхесләребезгә багышланган альбомнар башка милләт укучыларына Гөлсирә Гайнанова тәрҗемәсендә барып иреште. Әле тагын күп кенә галимнәребезнең кандидатлык һәм докторлык диссертацияләренең дә рус теленә тәрҗемәчесе Гөлсирә Гайнанова булды. Тәрҗемәче дигәннән, ул шигырьләрнең рус теленә юлга юл тәрҗемә остасы иде. Мәсәлән, минем рус телендә дөнья күргән шигырьләр җыентыгымның юлга-юл тәрҗемәләрен, башлыча, Гөлсирә ханым эшләде», – дип язган Рәмис Аймәт.
Ул Гөлсирә ханым белән, аның соңгы көннәренә кадәр, һәрвакыт аралашып торуын әйтә.
«Ул үзенең төпле киңәшләре белән миңа һәрвакыт ярдәм итте. Тормыштагы төрле хәлләрдән чыгу юлларын күрсәтә ала белгән психолог та иде ул. Авыр туфрагың җиңел булсын. Синең якты рухың күңелләребездә мәңге сакланыр», – дигән ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз