news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Самарада «Шигърият дөньясында» Халыкара шигырь бәйгесенең гала-концерты узачак

3 февральдә Самараның «Заря» мәдәният йортында «Шигърият дөньясында» Халыкара шигырь бәйгесенең бәйрәм гала-концерты узачак. Бу хакта «Самара татарлары» сайты хәбәр итә.

Әлеге гала-концерт – оештыру комитеты, жюри әгъзалары һәм татар иҗтимагый оешмасы вәкилләренең гаять зур хезмәте нәтиҗәсе.

«Вакыт табып, шигърият тантанасына килүегезне сорыйбыз. Бу сезнең бөек татар халкының мәдәниятен саклауга керткән өлешегез булачак. Көтеп калабыз!» - диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100