Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Самарада «Шигърият дөньясында» бәйгесе узачак
Самарада «Шигърият дөньясында» бәйгесе узачак. Бәйге «Яктылык» мәктәбе, «Южный город» белем бирү үзәге, шулай ук Камышлы мәктәбе укучылары өчен офлайн форматта уза, ә калган катнашучылар өчен онлайн форма каралган. Конкурсантлар катнашында гала-концерт оештыру да планлаштырыла. Бәйге 2022 елның 20 декабреннән 2023 елның 25 гыйнварына кадәр уздырыла. Бу хакта «Самара татарлары» сайты хәбәр итә.
Бәйге Самара өлкәсенең татар милли-мәдәни автономиясе, «Дуслык» Самара төбәк иҗади иҗтимагый оешмасы, «Болгар мирасы» Хәйрия-тарихи фонды, Самара шәһәренең татар милли-мәдәни автономиясе, «Туган тел» татар оешмасы, Бөтендөнья татар конгрессы һәм Самара өлкәсенең Халыклар дуслыгы йорты ярдәмендә уздырыла.
Онлайн форматта конкурста катнашучыларга 2022 елның 20 декабреннән 2023 елның 15 гыйнварына кадәр гариза җибәрергә кирәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз