news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Самарада «Samar» шәһәрчегенә нигез салуга багышланган түгәрәк өстәл булды

Әлеге чарада шәһәргә нигез салу 1586 елда түгел, ә Алтын Урда чорына бәйләргә мөмкинлек бирә торган яңа дәлилләр яңгырады.

Самарада «Samar» шәһәрчегенә нигез салуга багышланган түгәрәк өстәл булды
Фотоларны «Сәлам» газетасы мөхәррире Руслан Мостафин тәкъдим итте.

Самара өлкәсе Универсаль фәнни китапханәсендә Самара губернасының 175 еллыгына багышланган түгәрәк өстәл булды. Анда төбәктәге тарих белгечләре, музей хезмәткәрләре һәм дәүләт вәкилләре катнашты. Фәнни очрашуда шәһәрнең нигезләнешен 1586 елдан алда, Алтын Урда чорына бәйләргә мөмкинлек бирә торган яңа дәлилләр яңгырады.

Очрашу программасының төп өлешен Өлкә татар тарихын өйрәнү иҗтимагый җәмгыяте җитәкчесе Шамил Галимов әзерләгән мәкалә тәшкил итте. «Средневековое поселение “Samar”: к вопросу анализа и интерпретации источников» исемле мәкаләдә Алтын Урда чорында шәһәрнең барлыкка килүен раслый ала торган карталар күрсәтелде.

Фотоны «Сәлам» газетасы мөхәррире Руслан Мостафин тәкъдим итте

Татарстан Фәннәр академиясенең тарих институты әйдәп баручы фәнни хезмәткәре Искәндәр Измайлов шәһәрнең нигезләнешен 1586 елга түгел, ә Алтын Урда чорына бәйләргә мөмкинлек турында сөйләде. «Барбаш каберлеге монда мордва халкының булганлыгын күрсәтә, ул Идел аша кичүне контрольдә тоткан. Әгәр татарларны әле «күчмә халык» дип әйтеп булса. Мордва халкы турында алай әйтеп булмый», – ди галим.

«Сәлам», Руслан Мостафин

Фотоны «Сәлам» газетасы мөхәррире Руслан Мостафин тәкъдим итте

Самараның урта гасырларда «Samar» дигән исем белән карталарга кереп калуы да искәртелде. «Бу топоним Алтын Урда чорына туры килә, ләкин хәзерге Самара шәһәре шул катламнар өстенә утырганга күрә, археологик яктан аны аерып алу авыр», – диде Татарстан Фәннәр академиясенең Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институтының Алтын Урда һәм татар ханлыкларын тикшеренүләр Үзәге җитәкчесе Илнур Миргалиев.

Фотоны «Сәлам» газетасы мөхәррире Руслан Мостафин тәкъдим итте

Самара өлкәсе П.В. Алабин исемендәге тарихи-туган якны өйрәнү музееның археология бүлеге җитәкчесе Анна Кочкина, киресенчә, бу фикерләр белән килешмәүен белдерде. «Карталардагы «Samar» дип аталган урын белән Самара шәһәре арасында эзлеклекне исбатлаучы археологик тикшеренүләр әлегә юк», – ди ул.

«Сәлам», Руслан Мостафин

Фотоны «Сәлам» газетасы мөхәррире Руслан Мостафин тәкъдим итте

Чара барышында шулай ук Самара дәүләт тикшеренү университеты археологик лабораториясе фәнни җитәкчесе Сергей Зубов, Тимур белән Туктамыш арасындагы бәрелеш турында үз тикшеренүләре белән уртаклашты. Түгәрәк өстәл ахырында шәһәр тарихының урта гасыр катламнарын бергәләп өйрәнү зарурлыгын ассызыкладылар. Азактан, фикер алышу, килгән кунаклар өчен әзерләнгән чәй өстәле артында дәвам итте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100