news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Самарада Сабан туеннан соң хәрби операция зонасына 11 машина һәм 4 мотоцикл җибәрәчәкләр

Бүген, 21 июнь көнне, Самара шәһәренең Гагарин паркында зурлап Сабан туе уза. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бәйрәмнең хөрмәтле кунаклары арасында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев, Самара өлкәсе губернаторы Вячеслав Федорищев, «Дуслык» төбәк иҗтимагый-иҗади җәмгыяте президенты Фәхретдин Канюкаев һәм башка мәртәбәле кунаклар бар.

Сабантуй кунакларны концерт программасы, спорт ярышлары, милли уеннар, кул эшләре күргәзмәләре һәм тәмле татар ашлары белән сөендерә. Аерым игътибарга лаек урын – махсус хәрби операциядә катнашучы хәрбиләргә ярдәм күрсәтү мәйданчыгы. Әлеге инициатива кысаларында, бәйрәм тәмамлангач, 11 машина һәм 4 мотоцикл СВО зонасына озатылачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot