news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Самарада «Шәҗәрә — тәрбия энҗесе» дип аталган практик семинар була

9 февральдә 14:00 сәгатьтә Самара тарихи мәчетендә «Шәҗәрә — тәрбия энҗесе» дип аталган практик семинар була. Чараны шәһәрнең «Самарбикә» хатын-кызлар берләшмәсе һәм Самара тарихи мәчете оештыра. Бу хакта «Самара татарлары» сайтында хәбәр итәләр.

Семинарның спикеры – Тәслимә Мостафина. Белеме буенча педагог, география һәм биология укытучысы. Зубчаниновка бистәсе мәктәбендә эш тәҗрибәсе – 25 ел. 25 елдан артык гаилә шәҗәрәсен төзи. Гәрәевлар һәм Гарифуллиннар нәселендә 11 буынга кадәр тикшергән.

Тәслимә Мостафинаның тикшерүләре нәтиҗәләре нигезендә 190 биттән торган «Минем шәҗәрәм» китабы әзерләнгән. Документлар, белешмәләр, истәлекләр, фотографияләр һәм сурәтләрне үз эченә алган бик зур материал тупланган, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot