Самарада “Сөмбелә” бәйрәмендә татар авылларыннан килгән игенчеләрне зурлаячаклар
Милли бәйрәмне Самара татар-милли автономиясе оештыра.
(Казан, 15 ноябрь, "Татар-информ"). 18 ноябрьдә 12.00 сәгатьтә Самараның “Заря” мәдәният сараенда халкыбызның Сөмбелә бәйрәме уздырылачак, дип хәбәр ителә Бөтендөнья татар конгрессы сайтында.
Чарада өлкәнең татар авылларыннан килгән игенчеләрне, алдынгы авыл хуҗалыгы хезмәткәрләрен зурлаячаклар. Милли бәйрәмебезне быел да милли-мәдәни оешмалар ярдәмендә Самара шәһәренең татар милли-мәдәни автономиясе оештыра.
Бәйрәм концертында Самараның “Яктылык” татар мәктәбенең “Йолдыз” бию төркеме, танылган “Идел” ансамбле артистлары (җитәкчесе Мидхәт Әминов), өлкәнең татар авылларының үзешчәннәре катнашачак, диелә матбугат хәбәрендә.