Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Самарада Сөмбелә бәйрәме үткәрелә
Анда Казаннан да катнашучылар көтелә
(Казан, 17 октябрь, “Татар-информ”). 25 октябрь көндезге 11 дә Самараның Киров мәйданында урнашкан Мәдәният сараенда халкыбызның милли бәйрәме — Сөмбелә үткәреләчәк. Аны оештыруны быел Рифкать Хуҗин җитәкчелегендәге шәһәр татар милли-мәдәни автономиясе тулысынча үз өстенә алган.
Сөмбелә көн белән төннең тигезләшкән чорында – 23 мартта уздырылучы Нәүрүз бәйрәменең капма-каршысын тәшкил итә. Нәүрүз аграр хуҗалык елын, ягъни игенчелек циклын башлап җибәрсә, Сөмбелә аны тәмамлап-йомгаклап куя. Шуңа да, бәйрәмдә Самара өлкәсенең авыл хуҗалыгы министрлыгы вәкилләренең булуы, татар авылларыннан килгән игенчеләрне котлаулары, алдынгы авыл хуҗалыгы хезмәткәрләренә өлкә хөкү¬мә¬те бүләкләрен тапшырулары көтелә.
Чарада ТРның “Ак калфак” татар хатын-кызлар иҗтимагый оешмасы рәисе Кадрия Идрисова, Казаннан «Риваять» татар фольклор ансамбле, Самара шәһәре “Яктылык” мәктәбенең “Йолдыз” бию төркеме, “Идел” ан-самбле җитәкчесе Мидхәт Әминев, үзешчән артистлар катнашу көтелә, дип хәбәр итә “Самара татарлары” сайты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз