news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Самарада Рөстәм Вәлиевне искә алу кичәсе була

6 декабрьдә Самараның «Чайка» мәдәният йортында Россиянең атказанган артисты, Татарстанның халык артисты Рөстәм Вәлиевне искә алу кичәсе узачак. «Җырлата да елата» дип исемләнгән чара 15:00 сәгатьтә башлана. Бу турыда «Самар татарлары» сайты хәбәр итте.

«Ялкынлы яшьлек» татар халык җыр-бию һәм шигърият ансамбленең концерт программасына күренекле музыкант һәм композиторның автор җырлары кертелгән.

Рөстәм Вәлиев иҗат юлын Куйбышев шәһәрендә, «Ялкынлы яшьлек» ансамблендә баянчы булып башлаган. Кичәдә аның тормышы һәм иҗат юлы турында сөйләячәкләр, диелә хәбәрдә.

Чара «Чайка» мәдәният йортында (Управленческий бистәсе, Сергей Лазо урамы, 21нче йорт) узачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot