news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Самарада «Рамазан чатыры»нда ифтар мәҗлесләре үткәрергә әзерләнәләр

Самараның Җәмигъ мәчете территориясендә урнашкан Рамазан чатырында ифтар мәҗлесләре үткәрәчәкләр. Оештыручылар бу эштә ярдәм итәргә теләүчеләрне җыя. Өстәл әзерләргә,  ризык таратырга, пешекчегә азык-төлек турарга ярдәмчеләр кирәк.

«Самара татарлары» сайты хәбәр итүенчә, Самарада Рамазан чатырында ифтра мәҗлесләре оештыру соңгы елларда күркәм традициягә әверелде. «Һәркайсыбыз бер генә көн ярдәм итсә дә, әзерлек эшләре җиңелрәк узачак. Бу эш Аллаһ ризалыгы өчен эшләнә, шуңа күрә бу игелекле эштә кулдан килгәнчә катнашырга чакырабыз», - диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100