news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Самарада полицейскийлар Әлмәттән килгән ир белән хатынны коткарган

Саратовтан кайтып килгәндә, автомобильнең двигателе сафтан чыккан.

(Казан, 5 март, «Татар-информ»). Самара өлкәсендә Исаклинский районында юл-патруль хезмәте инспекторлары Әлмәттә яшәүче ир белән хатынны коткарган, дип хәбәр итә РФ Эчке эшләр министрлыгының Самара өлкәсе буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте.

27 гыйнвар кичендә инспекторлар Исаклы-Шентала трассасындагы участокта юл кырыенда туктап торган «Дэу» автомобиленә игътибар иткән. Көн салкын булуга да карамастан, аның двигателе сүндерелгән булган.

Полицейскийлар машинада утырган кешеләрнең хәле белән кызыксынган. «Дэу» шоферы хатыны белән Саратовтан кайтып килгәндә автомобильнең двигателе сафтан чыгуы хакында әйткән. Көн шактый салкын булганлыктан, машина эче бик тиз суынган. Полицейскийлар аларга үз автомобильләрендә җылытып, эвакуатор чакыртканнар.

Ир белән хатын территориаль эчке эшләр бүлеге башлыгына язган хатында кеше хәленә кергәннәре һәм ярдәм күрсәткәннәре өчен Исаклы районы полицейскийларына рәхмәт белдерә.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot