news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Самарада Өлкә Сабан туе узды

Самарада Өлкә Сабан туе узды
Фото: tatar-congress.org

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев Самара өлкәсендә эш сәфәре кысаларында Сабантуйда катнашты. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Өлкә губернаторы Вячеслав Федорищев бәйрәмдә катнашып, Сабантуйның Самара өлкәсе – күпмилләтле төбәк өчен традициягә әверелүен, анда төрле мәдәниятләр һәм халыклар вәкилләре яшәвен, Россия халыклары бердәмлеге елында аның аерым әһәмиятен ассызыклады.

Васил Шәйхразыев милли бәйрәм кунакларын Татарстан җитәкчелеге исеменнән котлады. Ул үз чиратында Самара өлкәсе губернаторы Вячеслав Федорищевка рәхмәт белдерде. Ул билгеләп үткәнчә, ике субъект «кулга-кул тотынышып, бер юнәлешкә карап, бер-берсенә ярдәм итеп, алга баралар һәм Россия Федерациясенең алдынгы төбәкләрнең берсе булып торалар».

Әйтергә кирәк, Самара өлкәсендә 95 меңнән артык татар яши. Төбәктә 15 татар милли-мәдәни берләшмәсе теркәлгән, 11 мәктәптә татар теле һәм әдәбияты укытыла, 25 елдан артык татар телен һәм әдәбиятын тирәнтен өйрәнү белән «Яктылык» мәктәбе эшли.

Кунакларга күңел ачу программасы, иҗат коллективлары чыгышлары һәм осталарның зур ярминкәсе тәкъдим ителде. Традицион ярышлар: билбау көрәше, аркан тартышу, баганага менү, бүрәнәдә капчыклар белән көрәш һәм башка уеннар булды.

Шулай ук төрле яшьтәге катнашучылар өчен футбол турниры һәм конкурслар оештырылды. Мәйданчыкта татар ашларын татып карарга һәм сувенирлар сатып алырга мөмкин булды.

news_right_1
news_right_2
news_bot