news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Самарада өлкә күләмендә ифтар мәҗлесе көне билгеле

Самара өлкәсе мөселманнары төбәк Диния нәзарәте, 2024 елның 20 мартында, изге Рамазан аенда Самарада өлкә күләмендә ифтар мәҗлесе узачагы хакында хәбәр итә. Чараны «Экспо-Волга» күргәзмә комплексы мәйданчыгында (Мичурин урамы, 23А) үткәрергә ниятлиләр. Өлкә күләмендәге ифтарда 1500 кунак катнашыр дип көтелә. Бу хакта «Самар татарлары» сайты яза.

Барлык мөселманнар өчен зур әһәмияткә ия әлеге чараны үткәрү максатыннан матди ярдәм җыю оештырыла. Иганә акчасын (азык-төлек тә ярый) Самара Җәмигъ мәчетенә дә китерергә була. Шулай ук мәҗлесне әзерләү һәм үткәргән вакытта теләсә нинди ярдәмгә шат булачаклар, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot